Сдам Сам

ПОЛЕЗНОЕ


КАТЕГОРИИ







Миннибаева Розалина, 9нчы сыйныф укучысы.





“Аҗаган” бик шәп үтте.

20нче февральдә мәктәпнең 5-8нче сыйныф укучылары арасында “Аҗаган” уены булды. Кышның иң соңгы аенда үткәрелә торган уен берничә этаптан торды: беренче булып һәр команда үз исем-девизын әйтте, җырын башкарды. Икенче ярыш “Төз атучы” дип атала иде. Иң төз ата торган команда – 8нче класслар булып чыкты. Киләсе конкурс “Каршылыклар аша йөгерү”. Һәр класс тизлеккә йөгерүдә көч сынашты. Монда да беренчелекне 8нче класс алды. Дәвам итте “Зыян күргәнне күчерү” конкурсы. Монда иң шәпләре 7нче класслар булды. Иң кызык конкурслар булып “Аркан тарту” белән “Флаг алу” уеннары иде. Балалар барысы бергә кушылып, көч сынашты. Менә шунда бердәмлек һәм командаларның үзара татулыгы күренде. Шулай итеп, барлык класслар да конкурслардан бик шат булып, канәгатьләнеп кайтып китте. “Аҗаган” уены шулкадәр егетләрне кызыксындырды, дәртләндерде, хәтта алар 22нче февральгә “Әйдәгез әле, егетләр!” дигән конкурс та оештырып куйды. Көчләрен бу юлы 8нче һәм 9нчы класс егетләре сынашты. Һәр класстан 5-әр егет җыелды. Алар “Аркан тарту”, “Пневматик коралдан ату”, “Урыннан буйга сикерү”, “Армреслинг”, “Уктан ату” кебек конкурсларларда ярышты. Бу юлыда алдынгы урында 8нче сыйныф егетләре булды. Барлык егетләребез дә бик актив булды, молодцы! Элвира Камаева, 11нче сыйныф укучысы.

Укытучыларыбыз сынатмады.

Баш мөхәррир: Сәүбәнова Гөлназ Илдар кызы Иҗади хезмәткәрләр: 9нчы класс укучылары Безнең адрес: Бүздәк районы, Иске Богады урта мәктәбе   Безнең веб-адрес: МОБУ СОШ с. Старые Богады: http: // bogadi-school.ucoz.ru/

10нчы февраль көнне район күләмендә барлык мәктәпләр арасында “Сәламәт булу” спартакиадасы узды. Аның төп максаты – балаларны, ата-аналарны сәламәт яшәүгә чакыру иде. Безнең мәктәп тә, әлбәттә, моннан читтә калмады. Укытучыларыбыз арасыннан физик культура укытучылары Хәфизова Рима Сабур кызы белән Арсланов Назыйф Әхнәф улы, математика укытучысы Гыйззәтуллин Марат Фоат улы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәүбәнова Гөлназ Илдар кызы, хөрмәтле ветераныбыз Ирек Кәшфулла улы, шофер Шәфиев Рүзил, завхоз Әюпова Гөлназ, Ганиева Зөлфия һәм Урзай мәктәбеннән башлангыч класслар укытучысы Разетдинова Флюрә Нариф кызы бардылар. Спартакиада түбәндәге ярышлардан торды: су керү, шахмат уены, теннис, чаңгы ярышы һәм воллейбол. Укытучыларыбыз монда да сынатып тормады: Хәфизова Р.С. теннис буенча 1нче, чаңгы ярышында 3нче урынны алды, Арсланов Н.Ә. чаңгыда һәм тенниста 3нче, ә Ирек абый шахматта беренчелекне яулады. Сәүбәнова Г.И. “Иң яхшы һөҗүмче” дигән грамота белән бүләкләнде. Шулай итеп, командалар арасында безнең мәктәп 2нче урынны яулап алып кайтты. Әйтеп китәргә кирәк, узган елны да безнең мәктәбебез укытучылары 2нче урынны алып кайтканнар иде. Быел да актив һәм бердәм булып, бу урынны берсенә дә бирми кайтканнар. Әфарин сезгә!

Рәмилә Гыйззәтуллина, 9нчы сыйныф укучысы.Фоторәсемнәрне Гүзәл Хөсәинова әзерләде

Богады таңы Сызлып-сызлып таңнар аткан чакта, Кара син шул кызыл таңнарга. Богадыда яшь шагыйрьләр яши, Тиңләшәләр алар Тукайга...

Сигезенче март бүген!

№7 март, 2017 Гәзит айга бер тапкыр укучылар, әти-әниләр өчен чыга

Язның иң күркәм бәйрәмнәренең берсе – ул 8 нче март, әлбәттә. Бу көнне барлык хатын-кызлар, әниләр, картәниләр үзләренең көнен билгели. Юкка гына бу бәйрәм, минемчә, мартта үткәрелмидер ул. Нәкъ менә шушы вакытта барлык табигать матурлана, ямьләнә башлый. Ә бит бөтен җир шарын табигать бизәгән кебек, безнең хөрмәтле, яраткан хатын-кызларыбыз, әниләребез дә бизи. Алар булмаса, без дә, һәм, гомумән, барлык тормыш та булмас иде. Алар булганга, дөнья матур, яшәве рәхәт. Шушы бәйрәм көнне генә түгел, ә бүтән көнне дә без аларны яратырга, назлап сөергә, хөрмәт итергә, көяләндермәскә тиешбез. Аларны көн саен шатландырып, һәр көнен бәйрәм кебек үткәрергә тиешбез дә бит... Кызганычка каршы, алай булдырып булмый. Шулай без бу көнне булса да, аларга бәйрәм оештырырга тырышабыз. Менә шундый максат белән безнең

 

 

мәктәбебез укучылары һәр әнине, һәр картәнине, укытучыларын котлап, 7 нче март көнне кечкенә концерт оештырды. Барлык класслар да бик матур номерлар әзерләгән иде. Мисалга, 5нче һәм 6нчы класслар әниләре турында матур-матур шигырьләр сөйләде, 7нче класс кызлары “Дуслык”биюен, 8-ләр “Әнием” җырын, 9нчы класстан Рөстәм Кодаяров “Язмыш” дигән, ә 11нче сыйныф укучылары “Кечкенә мамонт җыры”н башкарды. Коллегаларын һәм килгән кунакларны котлап, Эльза Рим кызы “Иң зур бәхет” җырын башкарды. Бәйрәм бик күңелле булды. 8нче класс укучыларына бәйрәмне оештыру өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Илвир Фәттәхов, 7нче сыйныф укучысы.

Әни.

Әни – иң якын кеше, Анык бик авыр эше. Мин аны бик яратам, Шуңа күрә булышам. Ул да миңа булыша, Дәресләрне караша, Бар нәрсәгә өлгәшә, Тәмлекәчләр пешерә. Ничек өлгерә әни? Белмим мин һәм дә әти. Беткәч мин тәмле ашап, Киттем шигъремне башлап. Әни барды кибеткә, Алып кайтты кәнфит тә. Без бүләген ашадык, Барыбыз да шат булдык! Без әнине яратабыз, Шуңа бик тә тырышабыз.







Конфликты в семейной жизни. Как это изменить? Редкий брак и взаимоотношения существуют без конфликтов и напряженности. Через это проходят все...

Живите по правилу: МАЛО ЛИ ЧТО НА СВЕТЕ СУЩЕСТВУЕТ? Я неслучайно подчеркиваю, что место в голове ограничено, а информации вокруг много, и что ваше право...

Что способствует осуществлению желаний? Стопроцентная, непоколебимая уверенность в своем...

ЧТО ТАКОЕ УВЕРЕННОЕ ПОВЕДЕНИЕ В МЕЖЛИЧНОСТНЫХ ОТНОШЕНИЯХ? Исторически существует три основных модели различий, существующих между...





Не нашли то, что искали? Воспользуйтесь поиском гугл на сайте:


©2015- 2024 zdamsam.ru Размещенные материалы защищены законодательством РФ.