|
Миннибаева Розалина, 9нчы сыйныф укучысы. ⇐ ПредыдущаяСтр 3 из 3 “Аҗаган” бик шәп үтте. 20нче февральдә мәктәпнең 5-8нче сыйныф укучылары арасында “Аҗаган” уены булды. Кышның иң соңгы аенда үткәрелә торган уен берничә этаптан торды: беренче булып һәр команда үз исем-девизын әйтте, җырын башкарды. Икенче ярыш “Төз атучы” дип атала иде. Иң төз ата торган команда – 8нче класслар булып чыкты. Киләсе конкурс “Каршылыклар аша йөгерү”. Һәр класс Укытучыларыбыз сынатмады.
10нчы февраль көнне район күләмендә барлык мәктәпләр арасында “Сәламәт булу” спартакиадасы узды. Аның төп максаты – балаларны, ата-аналарны сәламәт яшәүгә чакыру иде. Безнең мәктәп тә, әлбәттә, моннан читтә калмады. Укытучыларыбыз арасыннан физик культура укытучылары Хәфизова Рима Сабур кызы белән Арсланов Назыйф Әхнәф улы, математика укытучысы Гыйззәтуллин Марат Фоат улы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәүбәнова Гөлназ Илдар кызы, хөрмәтле ветераныбыз Ирек Кәшфулла улы, шофер Шәфиев Рүзил, завхоз Әюпова Гөлназ, Ганиева Зөлфия һәм Урзай мәктәбеннән башлангыч класслар укытучысы Разетдинова Флюрә Нариф кызы бардылар. Спартакиада түбәндәге ярышлардан торды: су керү, шахмат уены, теннис, чаңгы ярышы һәм воллейбол. Укытучыларыбыз монда да сынатып тормады: Хәфизова Р.С. теннис буенча 1нче, чаңгы ярышында 3нче урынны алды, Арсланов Н.Ә. чаңгыда һәм тенниста 3нче, ә Ирек абый шахматта беренчелекне яулады. Сәүбәнова Г.И. Рәмилә Гыйззәтуллина, 9нчы сыйныф укучысы.Фоторәсемнәрне Гүзәл Хөсәинова әзерләде
Сигезенче март бүген!
Язның иң күркәм бәйрәмнәренең берсе – ул 8 нче март, әлбәттә. Бу көнне барлык хатын-кызлар, әниләр, картәниләр үзләренең көнен билгели. Юкка гына бу бәйрәм, минемчә, мартта үткәрелмидер ул. Нәкъ менә шушы вакытта барлык табигать матурлана, ямьләнә башлый. Ә бит бөтен җир шарын табигать бизәгән кебек, безнең хөрмәтле, яраткан хатын-кызларыбыз, әниләребез дә бизи. Алар булмаса, без дә, һәм, гомумән, барлык тормыш та булмас иде. Алар булганга,
мәктәбебез укучылары һәр әнине, һәр картәнине, укытучыларын котлап, 7 нче март көнне кечкенә концерт оештырды. Барлык класслар да бик матур номерлар әзерләгән иде. Мисалга, 5нче һәм 6нчы класслар әниләре турында матур-матур шигырьләр сөйләде, 7нче класс кызлары “Дуслык”биюен, 8-ләр “Әнием” җырын, 9нчы класстан Рөстәм Кодаяров “Язмыш” дигән, ә 11нче сыйныф укучылары “Кечкенә мамонт җыры”н башкарды. Коллегаларын һәм килгән кунакларны котлап, Эльза Рим кызы “Иң зур бәхет” җырын башкарды. Бәйрәм бик күңелле булды. 8нче класс укучыларына бәйрәмне оештыру өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Илвир Фәттәхов, 7нче сыйныф укучысы. Әни. Әни – иң якын кеше, Анык бик авыр эше. Мин аны бик яратам, Шуңа күрә булышам. Ул да миңа булыша, Дәресләрне караша, Бар нәрсәгә өлгәшә, Тәмлекәчләр пешерә. Ничек өлгерә әни? Белмим мин һәм дә әти. Беткәч мин тәмле ашап, Киттем шигъремне башлап. Әни барды кибеткә, Алып кайтты кәнфит тә. Без бүләген ашадык, Барыбыз да шат булдык! Без әнине яратабыз, Шуңа бик тә тырышабыз. ![]() ![]() Что вызывает тренды на фондовых и товарных рынках Объяснение теории грузового поезда Первые 17 лет моих рыночных исследований сводились к попыткам вычислить, когда этот... ![]() ЧТО ТАКОЕ УВЕРЕННОЕ ПОВЕДЕНИЕ В МЕЖЛИЧНОСТНЫХ ОТНОШЕНИЯХ? Исторически существует три основных модели различий, существующих между... ![]() Что делать, если нет взаимности? А теперь спустимся с небес на землю. Приземлились? Продолжаем разговор... ![]() Система охраняемых территорий в США Изучение особо охраняемых природных территорий(ООПТ) США представляет особый интерес по многим причинам... Не нашли то, что искали? Воспользуйтесь поиском гугл на сайте:
|