Сдам Сам

ПОЛЕЗНОЕ


КАТЕГОРИИ







Розалина Миннибаева, 9 сыйныф укучысы






Укытучы – жир йөзендә иң изге һөнәрләрнең берсе. Ул үзенең файдалы киңәшләрен кызганмый, кирәк чакта дөрес сүзләр табып юата белә, ярдәм кулы суза һәм олы тормыш юлына әзерли. Менә шундый укытучылар гаиләсендә 2001 елның иң матур булган сентябрь аенда дөньяга дүртенче бала булып мин – Гыйззәтуллина Рәмиля Марат кызы туганмын. Башлангыч белемне үз авылымда алганнан соң, миңа Иске Богады мәктәбенең 5 сыйныфына килеп уку бәхете тиде. Сыйныфыбыз бик күмәк булганга, дус-ишләрем дә бик күп булды. Алар белән бергәләп мин уен-көлкегә, жыр-биюгә өйрәндем. Бүген дә исә мин шатланып сыйныфташларым белән төрле кичәләрдә катнашам, барлык бәйрәмнәрдә дә яратып жырлыйм, биюгә дә осталыгым бар. Шулай да вакытым булганда, мин бәйләм бәйләргә, төрле кул эшләре белән утырырга яратам. Ә менә иң шатлыклы минутларымда, күңелемә илһам килгән вакытта, мин үз бүлмәмә кереп шигырь язарга яратам. Бу осталык миңа күптән түгел, ә нибары 13 яшемдә генә килде. Киләчәтә дә мин бу эшемне дәвам итәсе генә түгел, ә шигырь язуның барлык серләрен белеп, үзем дә кечкенә укучыларга өйрәтәсем килә минем. Әти-әнием укытучы булгангамы, әллә үзем балалар яраткангамы, киләчәктә мин үземне мөгаллим итеп күрәм. Бу хыялларымны чынга ашырыр өчен мин бик күп китаплар укыйм, үз өстемдә эшлим һәм бәхетемә ирешәчәгемә чын-чынлап ышанам. Янымда таянычым – әти-әнием, яраткан дусларым, күңелемне биреп утырырдай һөнәрләрем булганда, мин үз максатыма ирешермен дип уйлыйм.

Рәмилә Гыйззәтуллина, 9сыйныф укучысы.

Әниләр күңеле балада...

Халык-ара хатын-кызлар көне, барыбызга билгеле булганча, 8 март көнне билгеләнә. Бу бәйрәмне безнең сөекле әниләребез генә түгел, ә картәниләребез һәм барлык хатын-кызлар да бәйрәм итә. Ә менә һәр ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә баласына дөнья бүләк итүче хатын-кызлар гына билгели. Әйе, бу бәйрәм календаребездә кызыл төс белән билгеләнмәсә дә, ул бик зур һәм кирәкле бәйрәм. Юкка гына бу бәйрәм ноябрьнең соңгы якшәмбесендә үткәрелмидер. Ноябрь – көз мизгеленең иң моңсу һәм күңелсез ае. Бу вакытта барыбыз да ниндидер уйларга батабыз, дөнья ыгы-зыгысы белән мәшгуль булып, якыннарыбыз, сөеклеләребез турында кайгыртырга, ә кайвакыт, кайтып күрешергә дә онытабыз. Ә менә шушы бәйрәм көне – безне кабат бала-чагыбызга, әниебезнең жылы кочагына кайтырга, яңа гына мичтән чыккан икмәк исен искә төшерергә бер сәбәп. Әйе, бу көнне без ерак араларны якын итеп үзебезнең кадерле әниләребез янына кайтабыз, аларның сине сагынып көткән күзләренә карап, барлык дөнья мәшәкатен, бөтен булган проблема-ларыңны онытасың да шул кечкенә чагың, иң бәхетле мизгелләреңне кабатискә төшерәсең. Шушы вакытта сиңа берни дә кирәк түгел: яхшы машина да, зур өйләр дә, күп акчалар да, ә бары тик әниеңнең сиңа елмаеп каравы, сине назлавы бар нәрсәдән дә өстен тора икән ич! Шулай менә дөньяда иң якын, иң кадерле кеше – ул синең әниең икәнен, бары тик аның гына сине аңлавын, тиешле киңәш бирәчәген һәм синең барлык кайгы-шатлыгыңы ул гына бүлешәчәгенә тагын бер кат төшенәсең һәм сөенәсең... Ул – исән, ул синең яныңда, ул һаман да сине кечкенә сабые кебек ярата, ул һаман да синең һәрбер адымың өчен кайгыра, ул һәрвакыт сине зур түземсезлек белән кайтуыңны көтеп ала... Әни генә синең характерыңны, кайчан нинди эш-гамәл кылуыңны, нәрсә әйтәчәгеңә кадәр белеп тора. Ул – шуның өчен Әни. Ул си не нинди килеш тә ярата. Синең барлык шатлыклы көннәреңдә синең белән куана, ә кайгырган вакытта синең белән бергә көяләнә. Менә шуның өчен дә ул безне ничек тойса, без дә аны шулай тоярга тиешбез. Аны кайгыртырга, ачуландырырга, ә иң куркынычы – рәнжетергә һич тә ярамый! Бары тик сөендереп, калган гомерен аның иң бәхетле итеп яшәргә дә әле яшәргә... Гөлназ Сәүбәнова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сак булыгыз!

Быел кыш белән көз үзара алышынды кебек: инде октябрь аенда буран котырды, кар явып, берничә атна торгач, кабат ишеп яңгыр яуды. Шуның белән юлда йөрүчеләргә күп һафа китерде: адым саен бәрелеш, бик күп кеше аяк-кулын жәрәхәтли. Жәяүлеләргә дә, төрле транспортта утырып йөрүчеләргә дә юлга чыгып жәрәхәтләнү куркынычы бик зур. Менә шуның өчен барыгызга да шундый киңәш бирәбез: 1. Тышка чыгу белән, бозлавык булу сәбәпле, һәрбер адымыгызны игътибар белән карап атларга кирәк. 2. Караңгы вакытка үзегезнең тышта булган эшләрегезне калдырмагыз, ә укучы булган кешеләргә, аеруча, сәгать 21.00 соң урамда йөрү киңәш ителми! 3. Бозда таеп егылмас өчен, аяк киеме астына лейкопластырь кебек әйбер беркетергә тәкъдим ителә. 4. Аягыгыз таеп, егылган очракта, кулбашына егыгылырга тырышыгыз. 5. Кесә телефоннарыгыз юлга чыкканда, һәрвакыт үзегез белән булсын. 6. Нинди тән өлешен авырттыруга карамастан, табибка барырга онытмагыз! Бу киңәшләрне безнең мәктәптә Бүздәк районы буенча полиция хезмәткәре – Сакаева Ильвина Тимур кызы үзе килеп сөйләде, ә инде юл кагыйдәләрен аңлатканнан соң, һәрбер класста тестлар эшләтте. Укучыларыбыз ул биргән киңәшләрне онытмас һәм кирәк вакытта дөрес итеп куллана алырлар дип ышанабыз. Эльвира Камаева, 11 сыйныф укучысы

Әниләргә багышланган бәйрәм.

Көз моңсу вакыт булуга карамастан, иң күркәм бәйрәмнәрнең берсен – Әниләр бәйрәмен үзенә алган. Ноябрь аеның иң соңгы якшәмбесендә ел саен без бу бәйрәмне билгеләп үтәбез. Менә быел да, әлбәттә, читтә калмадык. Классыбыз белән яраткан әниләребезне кунакка чакырдык, аларга кечкенә бүләк – концерт әзерләдек. Ут булуга карамастан, аптырап калмадык: Азамат гармунда уйнады, Алсу, Юлия һәм мин татар кызлары биюен биедек, ә Илнара белән Айсылу “Рәхмәтлемен Ходаема” дигән бик тә матур җыр башкардылар. Гүзәл исә бу бәйрәмнең алып баручысы булды. Башкалар да читтә торып калмады: алар да әниләренә үзләренең рәхмәтен матур сүзләр, шигырьләр аша җиткерделәр. Шулай ук безгә үзләренең концерт номерлары белән 9 сыйныф кызлары һәм 3 сыйныф малайлары килеп бәйрәмебезне тагын да нурландырды. Концерт бик тә күңелле булды. Әниләребез безнең өчен сөенеп, күңелләрен күтәреп, бездән кәнәгать булып кайтып киттеләр. Физәлия Миннибаева, 7 сыйныф укучысы.

 

Богады таңы Сызлып-сызлып таңнар аткан чакта, Кара син шул кызыл таңнарга. Богадыда яшь шагыйрьләр яши, Тиңләшәләр алар Тукайга...

Серле могҗиза иле.

№4 декабрь, 2016 Гәзит айга бер тапкыр укучылар, әти-әниләр өчен чыга

Яңа ел – һәр кеше өчен иң зур һәм әһәмиятле бәйрәм. Һәркем аны түземсезлек белән көтеп ала, зур өметләр багълый. Бала-чага өчен бу – серле мизгел, ә (рәсемдә 9нчы сыйныф укучылары) зур кеше өчен яңа планнар, яңа хисләр вакыты. Без барыбыз да бу вакытны яратабыз һәм аңа әзерләнәбез. Менә Иске Богды укучылары да аны (рәсемдә 5нче сыйныф укучылары)

 

көтеп алды һәм яхшы итеп үткәрде. Һәр класс номерлар әзерләгән иде. Мәсәлән, 7 класслар яңа ел мәзәкләре, 8-нчеләр бик кызык җырлы программа, 11-ләр бию миксы, ә 9 класс укучылары “Киреләр иле”дигән сценка куйдылар. Барлык укучылар да бал-маскарадка тиешлечә әзерләнгәннәр, костюмнар теккәннәр. Бу аеруча башлангыч класс укучыларына туры килә: кечкенә укучыла- (рәсемдә 8нче сыйныф укучылары) рыбыз зур җаваплылык белән якын килгәннәр моңа. Кыш бабай белән Карсылуның игътибарын җәлеп итәр өчен, алар төрле-төрле костюмнардан җырлы-биюле концерт номерлары әзерләгәннәр. Моның өчен аларның класс җитәкчеләре һәм әти-әниләренә зур рәхмәт әйтергә кирәк. Серле могҗиза иле барлык укучыларга гына түгел, ә килгән кунакларга, әти-әниләргә һәм, әлбәттә, Кыш бабай белән Карсылуга да бик ошады. Киләсе елда да очрашу теләге белән килгән кунакларыбыз кайтып киттеләр. (Гүзәл Хөсәинова, 11нче сыйныф укучысы)

Кызларыбыз сынатмады.

№4 декабрь, 2016 Гәзит айга бер тапкыр укучылар, әти-әниләр өчен чыга

13 декабрь көнне туган телләр (татар теле һәм әдәбияты, башкорт теле һәм әдәбияты) олимпиадасы – район күләмендә барлык үткән олимпиадаларга йомгак булды. Безнең мәктәп тә, әлбәттә, бу олимпиададан читтә торып калмады. Иске Богады мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты буенча 9 класс укучысы (рәсемдә Миннибаева Розалина) Миннибаева Розалина Фидрат кызы, ә башкорт теле һәм әдәбияты буенча шулай ук 9 сыйныф укучысы Шәфиева Юлия Фидан кызы бардылар. Бу олимпиадада бик күп көчле мәктәпләр катнашуга карамастан, (рәсемдә Шәфиева Юлия белән Гыйззәтуллина Рәмилә) ике кызыбыз да урынсыз кайтмады. Миннибаева Розалина – 3 урынны, ә Шәфиева Юлия, хәттә, 2 урынны_алды. Район күләмендә барлык предметлар буенча да олимпиадалар үтеп бетте. Нәтиҗә итеп шуны әйтәсе килә: моңа

кадәр биология фәненнән үткән олимпиадада 11 сыйныф укучысы Камаева Эльвира белән 9 класстан Акулова Гүзәл 2 урынны алып (рәсемдә Камаева Элвира) кайттылар. География фәне буенча да кызларыбыз сынатмады: 9 сыйныфтан шул ук Акулова Гүзәл 2 урынны һәм алдылар. Физик культура буенча да мәктәбебез укучысы Надежда Царабаева 2 урынны алып кайтты. (рәсемдә Царабаева Надежда) Ә менә математикадан Акулова Гүзәлебез 1 урынны яулады (рәсемдә Акулова Гүзәл) Шулай итеп, мәктәбебезгә бу укучылар яңа өметләр өстәде, грамота һәм рәхмәт хатлары алып кайтты.. Бу укучыларны әзерләүче Акулова Гүзәл Зиф кызы, Хәбибрахманова Лилия Раил кызы, Баймөхәмәтова Лариса Арслан кызы, Хәфизова Рима Сабур кызы белән Сәүбәнова Гөлназ Илдар кызына администрация исеменнә рәхмәт әйтелде. Киләсе елда да бу укчыларыбыз тагын катнашып, сынатмаслар, ә калганнар аларга тиңләшергә тырышырлар дип ышанабыз.

Укучыларга ярдәм.

Баш мөхәррир: Сәүбәнова Гөлназ Илдар кызы Иҗади хезмәткәрләр: 9нчы класс укучылары Безнең адрес: Бүздәк районы, Иске Богады урта мәктәбе   Безнең веб-адрес: МОБУ СОШ с. Старые Богады: http: // bogadi-school.ucoz.ru/

Декабрьдә район администрациясеннән методик ярдәм белән кунаклар килеп төште. Җыелышта бик күп кенә бүгенге көндә Аларның төп максаты булып укучыларга һәм ата-аналарга психологик ярдәм итү иде. актуаль булган сораулар каралды. Кальметьева Ильмира Альфрет кызы укучыларга БДИ (рәсемдә уңнан сулга: Хисаметдинов Р.З, Кальметьева И. А., Бадретдинова Г. В., Гареева Л.Р.) (Бердәм Дәүләт Имтиханнары) буенча төрле кагыйдәләрне аңлатты. Гөлшат Вәзир кызы 9 нчы сыйныфта булачак имтихан кагыйдәләрен, ә психолог Ирина укучыларга психологик ярдәм күрсәтте. Шулай ук укучыларның көндәлек режимы, кайсы продуктлар күпме калорий барлыгын, нинди ашау ризыгында организм өчен кирәкле матдәләр булуы турында да сөйләп китте ул. Лира Рәис кызы укучылар һәм ата-аналар өчен кирәкле киңәшләр бирде, аларның бу сөйләшү арасында туган сорауларга да җавап бирә барды. Нәтиҗә итеп, укучыларга дөрес тукланырга, тиешле режим булдырырга, ата-анасыз кичке сәгать 21.00 соң урамга чыгырга ярамавы, имтихан бланкларына тиешле итеп язу һәм экзаменга кесә телефонын алып керергә ярамавы, бирәсе имтиханнарны гыйнварда ук сайлап бетерү, “Сдам ЕГЭ” сайтыннан төрле мәсәләләр чишү кирәклеге турында да җыелышта бик яхшылап аңлатып үтеп кителде. Иң ахырда узган ел имтиханнары буенча хисаплар да китерде, мәктәптә “икеле”гә язучы булуын да искә төшерде Илмира Алфрет кызы. Шуңа күрә быел укучыларыбыз мәктәп йәзенә кызыллык китермәсен өчен, бу киңәшләргә җавплылык белән карарга кушты ул. Бу киңәшләр барлык укучылар һәм әти-әниләргә ярдәм булыр дип ышанасы килә. (Гөлназ Сәүбәнова, татар теле һәм әдәбияты укутучысы)Фоторәсемнәрне Ринат Рәхимов әзерләде.

Богады таңы Сызлып-сызлып таңнар аткан чакта, Кара син шул кызыл таңнарга. Богадыда яшь шагыйрьләр яши, Тиңләшәләр алар Тукайга...

Уку елы шәп башланды.

№5 гыйнвар, 2017 Гәзит айга бер тапкыр укучылар, әти-әниләр өчен чыга

Ике атнадан артык кышкы каникуллар булуга карамастан, укучыларыбыз яңа елда бер дә ял итеп тормаган. Кайберәүләр чаңгыда, кайсылары тимераякта шуган, ә менә безнең Янгуразова Әдилә белән Хәсәнова Айсылу рус теленнән, Хәсәнова Гүзәл һәм Гатауллина Алина инглиз теле буенча МАНга әзерлек алып барганнар. Моны алар 20 нче гыйнвар көнне район күләмендә булган конкурста дәлилли алдылар. Алар бик күп көчле мәктәп укучыларыннан бер дә сынатмыйча, укытучылары белән берлектә барлык тырышлыгын, көчләрен салып, рус теленнән беренчелекне, ә инглиз теленән икенче урынны яулап алып кайтты. Әйтергә кирәк, инглиз теленнән барлык мәктәпләр арасында безнең укучыларыбыз гына чыгышларын русча түгел, ә инглиз телендә алып барганнар. Бу – укучыларыбызның иң отышлы моменты булган. Йомгаклап әйтсәк, бары тик укытучы белән укучының бердәм эше генә азакта нәтиҗәле була. Әгәр укытучы белән укучы арасында аңлаучанлык, кызыксыну һәм дуслык бар икән, бу иң ахырда, һичшиксез, мул җимеш китерә. Укучыларны тиешле дәрәҗәдә әзерләгәне өчен рус теле һәм әдәбияты укытучысы Янгуразова Лидия Гизәр кызы белән инглиз теле укытучысы Котыева Дамира Зәйнәгетдин кызына мәктәбебезгә алдынгы урыннарны алып кайтканы өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә шундый нәтиҗәле эшләрегезне ташламыйча дәвам итүегезне генә теләп калабыз. Уңышлар сезгә!

Узган ел нәтиҗәсе.

Узган ел бик катлаулы вакыйгаларга бай булды. Шулар арасында мәктәптә узган бәйрәмнәр, район һәм республика күләмендә булган конкурс һәм олимпиадалар күңелдә иң шатлыклы истәлекләр генә калдырды. Аларның нәтиҗәләрен әйтеп китмичә булмас. Сентябрь аеннан ук төрле конкурслар булды. Анда катнашкан укучыла-рыбызның саны бихисап. Мәсәлән, “Җырлыйм республиканы” конкурсында рус теленнән Розалина Миннибаева икенче урынны, инглиз теле буенча Янгуразова Әдилә һәм Хәсәнова Гүзәл “Урал батыр” эпосын инглиз телендә күрсәтеп, ә Гыйззәтуллина Рәмилә “Урал эпосы”ннан өзекне башкорт телендә сөйләп, беренчелекне алдылар. “Урал батыр” эпосы буенча Акулова Гүзәл пазл уены эшләп, ә Шәфиева Юлия “Кем тиз?” уены өчен шулай ук беренче урынны алдылар. Иң азаккы йомгаклаучы конкурс “Год российского кино” иде. Шул конкурска 9нчы сыйныф укучылары Г. Әпсәләмовның 85-еллык юбилеена багышланган кыска метражлы нәфис фильм төшерделәр. Монда төп героиняны үзебезнең авыл фельдшеры – Мөхәммәтҗанова Гүзәлия Ришат кызы башкарды. Бу төшерелгән фильм район эчендә беренче урынга лаек булды. Шулай итеп, бу конкурста катнашу да тиешле нәтиҗә бирде.

Баш мөхәррир: Сәүбәнова Гөлназ Илдар кызы Иҗади хезмәткәрләр: 9нчы класс укучылары Безнең адрес: Бүздәк районы, Иске Богады урта мәктәбе   Безнең веб-адрес: МОБУ СОШ с. Старые Богады: http: // bogadi-school.ucoz.ru/

Әйтергә кирәк мәктәп укучылары һәр конкурста теләп катнаша, һәм бервакытта да бу эшләр нәтиҗәсез калганы юк дип әйтергә кирәк. Бу – әлбәттә, куаныч... Мәктәптә шундый талантлы балалар, иҗади укучылар һәм үз предметын бик яхшы белгән укытучылар бар чакта, мәктәпнең киләчәге дә булыр дип ышанабыз. Конкурслардан кала бик күп төрле бәйрәмнәр дә мәктәбебездә үтеп барды. Мәсәлән, аларның иң зурлары һәм отышлысы – “Көзге бал”, “Әниләр көне”, “Укытучылар көне һәм “Яңа ел” бәйрәмнәре. Бу бәйрәмнәр укучыларның хәтерендә генә торып калмады, ә әти-әниләргә дә бик күп позитив эмоцияләр бирде дип әйтергә кирәк. Укучыларыбыз бар предметтан да диярлек олимпиадада катнашуларын да искә төшереп үтик. Шулар арасыннан биология фәненнән Акулова Гүзәл 2 урын, Камаева Элвира 3 урынны, математикадан Акулова Гүзәл икенче урынны, географиядән Садыков Нияз 2 урынны, Гатауллина Алина 3 урынны, башкорт теленнән Шәфиева Юлия икенче урын, ә татар теленнән Миннибаева Розалина өченче урын белән кайттылар. Барысын бергә йомгакласак, Акулова Гүзәл мәктәпнең иң актив укучысы дигән фикер туа. Гүзәлебезгә һәм башка укучыларыбызга да олипиадаларда шулай актив катнашып, әзерләнеп, икенче елга күбрәк урыннар яуларга дигән теләктә калабыз. Киләсе елга да планнар юк түгел: әле алда да район күләмендә бик күп конкурслар һәм бәйрәмнәр көтелә. Мәсәлән, февраль ае физик культура атналыгы белән башланачак. Барыгыз да конкурсларда атналыкта актив катнашыгыз! Эльвира Камаева, 11нче сыйныф укучысы әзерләде. Фотосурәтләрне Ринат Рәхимов әзерләде.

Богады таңы Сызлып-сызлып таңнар аткан чакта, Кара син шул кызыл таңнарга. Богадыда яшь шагыйрьләр яши, Тиңләшәләр алар Тукайга...
№4 декабрь, 2016 Гәзит айга бер тапкыр укучылар, әти-әниләр өчен чыга

Туган телләр көне.

Февраль ае зур бәйрәмнәргә бай түгел дисәк, әлбәттә, без ялгышырбыз. Ни өчен дигәндә, илне саклаучылар көне алдыннан һәр халык, һәр кеше өчен, гомумән, якын булган бәйрәмнәрнең берсе – туган телләр көне дә бар бит әле! Барыгыз да белүенчә, Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә.
1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 нче елның 21 февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында танта-налы рәвештә билгеләп үтелде.
Ни өчен Халыкара туган тел көне итеп 21 февраль билгеләнгән сон? Эш шунда: 1952 нче елның 21 февралендә Пакыстанда банглы теленә дәүләт теле статусы таләп итеп көрәшкән 5 студент үтерелгән була. Билгеле булганча, Пакыстанның көнчыгыш өлеше соңрак Бангладеш бәйсез дәүләтенә әйләнә.
ЮНЕСКО Халыкара Туган тел көнен билгеләп үтүне хуплап чыга. Чөнки бу оешма дөнья халыкларының матди булмаган мирасын саклау өчен көрәшә, традицион яисә халык музыкасын, биюләрен, гореф-гадәт һәм йолаларны, авыз иҗатын һәм җирле халыкларның туган телләрен саклап калу буенча зур эшчәнлек алып бара. Җир йөзендә бүгенге көндә 6000 тел бар дип исәпләнә. Шулардан иң күп санлы кешеләр тарафыннан кулланыла торганы — кытай теле, бу телдә 1,2 млрд. кеше сөйләшә,

 

№6 февраль, 2017 Гәзит айга бер тапкыр укучылар, әти-әниләр өчен чыга

инглиз телендә — 478 млн, хинди телендә — 437 млн, испанда — 392 млн, рус телендә — 284 млн, гарәптә — 225 млн, португалда — 184 млн, француз телендә 125 млн кеше сөйләшә.

Татар теле… Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, җитлеккән, камилләшкән горур татар теле! Ул – матур, бөек тел. Аның матурлыгы халык җырларында, әдипләребез иҗатында чагыла. Менә 20нче феврал көнне без дә телебезгә багышланган “Туган телем – иркә гөлем” дигән КВН үткәрдек. Аны безнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәүбәнова Гөлназ Илдар кызы алып барды. Бу конкурсның да нәтиҗәсе булып ниндидер зур фәнни ачыш ясау түгел, ә бары тик үзебезне тикшерү иде: без туган телебезне беләбезме, әдәбияты, мәдәнияты белән кызыксынабызмы? Безнең максат менә шундый сорауларга җавап бирү генә иде. Бәйге-уенда ике команда катнашты: берсе – “Миләш”, икенчесе – “Дуслык”. Һәр команданың үз девизы, җыры, эмблемасы бар иде. Алар төрле конкурсларда катнашып, баллар җыйды. Иң ахырда, жюри әгъзалары – башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы – Бай-мөхәмәтова Лариса Арслан кызы һәм рус теле һәм әдәбияты укытучысы – Янгуразова Лидия Гизәр кызы һәр команданың эшенә йомгак ясады һәм беренчелекне алган команда билгеләнде. Командалар “Таныш булыйк”, “Өй эше”, “Кем зирәк?”, “Полиндром уены”, “Сүз төркемнәре”, “Язучыларны һәм шагыйрләрне беләсеңме?”,”Җырларым” кебек бик кызыклы конкурсларга әзерләнгән арада, сәхнә бер дә буш тормады: Азамат Нәҗмиев гармунда татарча көй уйнады, Рәмилә Гыйззәтуллина “Тузганак” җырын башкарды, Розалина Миннибаева, Айдар Габдуллин, Данил Гафиятуллин бик оста итеп шигырь сөйләделәр, ә менә Юлия Котышева һәм Физәлия Миннибаева “Дуслык” биюе башкарды. КВН-кичә, шулай итеп, бик күңелле булды. Барлык укучылар, укытучылар да бәйрәмнән кәнәгать булып, ә “Дуслык” командасы беренчелекне алып кайтып китте. Барыбыз да куелган максатыбызга ирештек кенә түгел, ә бик күп файдалы мәгълүмат җыйдык, язучы-шагыйрьләр иҗаты турында белдек һәм киләчәктә дә өйрәнүне дәвам итәргә кирәклеген аңладык.

Рәмилә Гыйззәтуллина, 9нчы сыйныф укучысы


Көн герое турында уйлану.

 

Кем була ул герой соң дип,

Сорасагыз миннән сез.

Җавап әзер булса да, мин

Уйларга булдым хәзер.

 

Герой сүзен аңлый идем

Кечкенә чакта болай:

Батырларча сугышканга,

Картәти булыр шулай.

 

Ул бит сугышта катнашкан,

Фрицларга булган каршы.

Мылтыгын тотып атышкан,

Танкка чыккан каршы.

 

Үз халкын, илен саклыйм дип,

Алган бик тиздән яра.

Госпитальдә яткан чакта

Мылтыгы янда тора.

 

Шулай ятып чыккач бер ай,

Китә кабат сугышка.

Немецларны берәм-берәм

Атып йөри сугышта.

 

Шушы батырлыгы өчен

Алган медаль кайткач та.

Еллар узган, барган саен

Медальләре саргая.

 

Шушы медальләре белән ул

Картайды үзе дә тик.

Хәзер инде күптән безнең

Арабыздан китте бит.

 

Батыр сүзе үлде, ахры,

Картәти белән бергә.

Зур сугышта булып кайткан

Герой иде һәркемгә.

 

Герой сүзен олы әти

өйрәткән бик шәп безгә,

 

Тик менә кем булыр

Герой бүгенге көндә?

 

Кызганычка каршы, хәзер

Егетләр очрый куркак.

“Батырлыгын” күрсәтә ул!

Герой димәссең, - бер хак.

 

Ватып керә капка читен,

Азынып ул кычкыра,

Йә булмаса, тавыш-тынсыз

Контактта утыра.

 

Шулармы бүгенге герой?

Ничекләр аңлатырга?

Бәлки, беткәндер батырлар –

Ничек соң араларга?

 

Бардыр бит шундый егетләр:

Рөстәм кебек кыюлар!

Мылтык тотасы да түгел:

Тыныч, шөкер, дөньялар!

 

Бары тик ветераннарга

Ярдәм итәргә кирәк.

Хөрмәт белән кызларны да

Сөя белергә кирәк.

 

Булса егеттә кыюлык,

Батырлык һәм дә холык,

Һич кирәкми күрсәтергә

Үзеңне урынсыз артык!

 

Герой булыр өчен кирәк

Туган илне сакларга!

Илне саклау табигатьне

Яратудан башлана.

 

Әйдәгезче, дуслар, бергә

Саклыйк табигатебезне.

Кадрен белеп кенә яшик,

Бозмыйк һич матурлыкны!

 

Менә шулай тәмамлыймын

Язган мин уйларымны.

Һәр кешенең үз уе бит

Килешерсезме, юкмы?







Конфликты в семейной жизни. Как это изменить? Редкий брак и взаимоотношения существуют без конфликтов и напряженности. Через это проходят все...

ЧТО ПРОИСХОДИТ, КОГДА МЫ ССОРИМСЯ Не понимая различий, существующих между мужчинами и женщинами, очень легко довести дело до ссоры...

Что вызывает тренды на фондовых и товарных рынках Объяснение теории грузового поезда Первые 17 лет моих рыночных исследований сводились к попыткам вычис­лить, когда этот...

Что будет с Землей, если ось ее сместится на 6666 км? Что будет с Землей? - задался я вопросом...





Не нашли то, что искали? Воспользуйтесь поиском гугл на сайте:


©2015- 2024 zdamsam.ru Размещенные материалы защищены законодательством РФ.