|
Илдус Байгузин, 8 сыйныф укучысыСтр 1 из 3Следующая ⇒ Светлана апаема багышлыйм.
Менә дүрт ел вакыт үтеп киткән, Балачагың синең хушлашкан. Башыңдагы барлык изге уйлар Юлдаш йөреп, сиңа булышкан.
Булган авыр ерак шәһәрләрдә, Калган чакта үзең-ялгызың. Елагансың тәрәзә төпләрендә, Булмаса да берни ялгышың.
Тик шулай да, сеңлем, бирешмәдең, Зур булды шул синең максатың: Дәлилләргә кирәк иде сина Бала чакта алган алкышың.
Дәлилләдең, әйе, менә алдың Дипломының иң-иң кызылын! Ул зур бәхет, тик шулай да, сеңлем, Кыз бәхете булсын юлдашың.
Телим сиңа, бәгърем-бердәнберем, Изге уйлар һәм ак бәхетләр. Шул уйларың, кылган эшләр белән Сөендер син меңләрчә кешеләр! Гөлназ Сәүбәнова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Көзге матурлык.
Табигатьнең һәр мизгеле үзенчә матур, дип уйлыйм мин. Ямьле җәйне салкын төннәр, болытлы көннәр, тоташ яңгырлы буран, үзәккә үтә торган җилле көз алыштыра. Ләкин, шулай булуга карамастан, көзнең дә бит үзенә генә хас матурлыгы бар. Ул – кояш нурларында озаграк иркәләнеп калырга теләгән аллы-гөлле чәчәкләр, төрле төскә кергән, алтын яфракларын коеп утыручы агачлар. Аларга карап туймаслык түгелме? Әйтерсең, берәр рәссам яфракларны буяп чыккан: ал, кызыл, көрән, яшел... Ә аларның берәм-берәм әкрен генә искән җилгә тибрәлеп очуын да карап тору үзе бер тынычлык бирә. Бу яфраклар, очып төшәләр дә, җиргә чагу түмгәк булып яталар. Гүя, җәйдән калган җылылыкны үзләрендә саклап калырга тырышалар. Бу вакыт моңсулык мизгеле, дип күпләр әйтер, әмма мин моның белән килешеп бетәлмим. Ни өчен дисәгез, шушы, кинәт кенә моңсулыкка кергән мизгелдә дә, кояшлы, җылы вакыт була. Ул – әбиләр чуагы. Аны, минемчә, юкка гына алай дип әйтмәгәннәр. Бу – чынлап та, картлыкның да иң күңелле бер мизгеле булган кебек үк, көзнең дә шундый иң шатлык һәм ямь бирүче бер мизгеле. Көз – муллык вакыты да. Әйтегез әле, кайсы вакыт шундый бай?! Бакчаларда өлгергән җиләк-җимешне авыз итеп кенә өлгер! Алма, груша, слива, виноград, карбыз, кавынны хәзер әллә кайдан эзләп йөрисе дә юк: бакчада тәгәрәшеп, агачларда сыгылып үсә ич! Алар менә нәкъ шушы көз көне авызыңны йотарлык булып өлгерә дә инде. Ә урамга чыгып, киң басуларга карагызчы! Андагы зур башаклы игеннәрнең дулкын-дулкын булып чайкалуы көзге матурлыкка тагы бер ямь өсти, күңелгә тынычлык кертә. Урман-болыннарда да балан, миләш, камырлавык, төрлесеннән гөмбә өлгерә. Булганны җыю – күңелле мәшәкать. Барча халык урманда, бакчада күңел ачып, көзнең мул, бай булуына сөенеп, кышка хәзерләнә. Шул ук вакытта, күчмә кошлар да канатларын ныгытып, ерак юлга әзерләнә. Без дә, алар белән бергә, алтын көзнең санаулы көннәренең кадерен белик, ә инде күкне ярып, күңелгә сагыш өстәүче дусларыбызга хәерле юл теләп, аларның безгә тагын да җылы язны алып, барчасы бергә кире әйләнеп килүләрен теләп калыйк.
Шәфиева Юлия, 9 сыйныф укучысы
Кара диңгез буенда. Тирбәлә зәңгәр дулкыннар Кара диңгез суында. Яр буендагы комнары Бии җеннәр туенда. Иксез-чиксез гүзәл диңгез. Күрмим очын-кырыен. Кара диңгез буйларында –
Ә шулай да күңел тарта Газиз туган төбәккә, Кечкенә инеш буена, Ярындагы тирәккә. Зур сулы Кара диңгез дә Нигәдер күренә тар. Эх, сихри, мәзәк күңелле Һәм гадидер син, татар! Рәмилә Гыйззәтуллина, 9 сыйныф укучысы Укытучы көнен билгеләп... Алтын көз үзенең матурлыгы, уңышы белән генә түгел, ә күркәм бәйрәмнәре белән дә күңел түрен биләп алды. Шушы бәйрәмнәрнең берсе – Укытучылар көне.
Укытучы һөнәре турында күп язырга була. Әйе, ул – сердәш тә, якын дус та, кирәк вакытта икенче әни дә була белергә тиеш. Шуның өчен бу профессияне сайлаган кеше – үз эшен генә түгел, ә иң беренче, балаларны яратырга тиеш. Әгәр син балаларны аңлыйсың һәм яратасың икән, алар да сиңа шундый мөнәсәбәт белән жавап бирә. Бу яктан безнең коллектив бик бәхетле: укучыларыбыз сәләтле, ижади, тиз генә бәйрәм оештырып, хәзер генә кәефне күтәрә ала. Менә әле дә бу балалар укытучылар өчен бик матур бәйрәм оештырды. 5нче класс укучылары шигырьләр сөйләп, 9нчы
Көз – муллык мизгеле.
Чын мөгәллим. Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше үзе ясый, диләр. Чыннан да бу шулай. Үз көченә ышанып эш иткән кеше генә үз бәхетенә ирешә ала. Үз хыялыңа авырлыклар аша булса да, кыю атларга, ахырда бәхетле булырга! Бу, беренче карашка, гади генә фәлсәфәне миңа укытучым Светлана апа өйрәтте. Үзе дә шул ук принципка тугрылыклы булган кеше генә моны үзенең укучыларына җиткерә ала, минемчә. Һәр кешенең тормышында үзенең беренче укытучысы була. Һәм бу еш кына – мәктәптә белем алу белән бәйле факт түгел. Беренче укытучы – ул үзенең файдалы киңәшләрен кызганмаган, кирәк чакта дөрес сүзләр табып юата белгән, ярдәм кулы сузган һәм олы тормыш юлына әзерләгән кеше. Әти-әнидән кала да һәр кешенең тормышында әнә шундый кеше булырга тиештер. Мин бәхетле, чөнки миңа белем бирүче, хәреф танырга өйрәтүче, бу тормышта үз юлымны салырга булышлык итүче беренче Укытучым булды. Ул – Мөхәмәтҗанова Светлана Әнис кызы Светлана Әнис кызы – гаҗәеп күңелле кеше. Аның рухи дөньясы белән физик халәте бер-берсенә туры килеп тора. Яхшы педагог булу өстәвенә ул мактауга лаеклы 3 бала анасы, уңган хатын, оста художник-декоратор, шәп дус һәм гүзәл ханым. Кайдан соң бер кешедә барысы да тупланып бетә ала дисезме? Светлана апаның тырышлыгы һәм уңганлыгы күпләрне таң калдырырлык. Укытучыбыз – гаҗәеп дәрәҗәдә иҗатка гашыйк кеше. Ул балаларны илһамландыра белә, һәрдаим иҗатка тарта. Без укыган вакытта мәгариф системасында федераль дәүләт стандартлары кабул ителмәгән иде әле, әмма һәр яңалыкка сизгер һәм белем бирү эшенә җитди карашлы укытучыбыз безне 2010 нчы елларда ук инде шул система буенча укыта иде дип әйтә алам. Чөнки белем бирүнең дәүләт стандартлары да укытучы алдында шундый ук максатлар куя: баланы шәхес буларак формалаштырырга, мөстәкыйльлеккә өйрәтергә һәм иҗади сәләтен үстерергә. Светлана Әнис кызы һәрдаим безгә иҗади эшләр бирә иде. Талантлы укытучыбыз үзе дә очерк һәм кечкенә хикәяләр язарга оста. Безнең сыйныф стена газеталары, рәсем, сәнгатьле сөйләм, җыр конкурсларында гел призлы урыннар яулап, барсын да таң калдыра иде. Боларның барысы да – укытучыбыз, беренче мөгаллимебез тырышлыгы белән. Башлангыч сыйныф укучылары белән эшләү бик катлаулы һәм укытучыдан зур җаваплылык сорый. Без беренче сыйныфка төшкән елларда авыл баласы мәктәптә генә укырга, язарга, санарга өйрәнә иде. Әле бергә берне дә куша белмәгән баладан катлаулы мәсьәләләр чишә алырдай, хәрефне таяк дип кенә белүче сабыйлардан олы томлык китаплар укырдай кешене ничек формалаштырырга мөмкинлекне күз алдыма да китермим. Бу бит титаник сабырлык таләп итүче тынгысыз хезмәт нәтиҗәсендә генә мөмкин! Әмма моны еллар үтү белән генә аңлыйсың. Берзаман укытучыңның сирәк булса да күренә башлаган чал чәчләрен, бит җыерчыкларын күреп, кызарып куясың. Аның төп сәбәпчеләренең берсе син булгансың бит, бала... Әмма укытучы кеше – олы җанлы була. Безнең Светлана апабыз да шундыйлардан. Ул безгә үпкәләми дә, кычкырмый да һәм хәтта аз гына булса да шелтә дә эләктерми иде. Сабыр гына елмаеп куя да, башыбыздан сыйпап, кабат дәресне аңлата башлый. Аның йомшак куллары әнине хәтерләтә. Әйе, беренче укытучыны икенче әни дип юкка гына әйтмәгәннәр бит, юкка түгел!
Яраткан укытучыма хат. Укытучы һөнәре – иң затлы һөнәр. Караны актан аерырга өйрәтүче, кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәтне тәрбияләүче, дөньяга мәхәббәт уятучы... Укытучы... Сез, үзегезнең укытуыгыздан бигрәк, безгә ыгы-зыгылы, бер алды һәм бер арты белән әйләнеп торучы тормышны күрсәтәсез. Әйе, кайсыбер чакта өй эше дә эшләнми, дәрестә дә тыныч кына утырасы килми, шулар өчен шелтә дә, “икеле” дә эләгеп куюы бар, ләкин сезне яратмый булмый. Ничек кенә булмасын, укытучы – сине укыткан кеше, әти-әниең кебек, ә, димәк, синнән бер баскычка биегрәк тә ул. Әле генә боларны барысы да аңлап бетмәсәләр дә, еллар үтә төшкәч, аңа булган хөрмәт хисе үзенекен алыр. Укытучы – ул үрнәк билгесе. Сез ни кигәнсез, ничек сөйләшәсез – берсе дә үткен күз карашы астыннан үтми калмый. Авыр эш көне булгангамы, чираттагы шук укучыны тыңлата алмаганлыктан төшенкелеккә бирелгәнсезме – сез моны күрсәтмисез. Сез – көчле рухлы. Тәрбия эшенә килгәндә, сез һәр бала белән уртак тел таба беләсез. Алардан үзегезне бер дә өстен тотмыйсыз: безнең шатлыгыбызны уртаклашасыз, проблема яки конфликтларны чишергә булышасыз. Сез – яхшы психолог та. Дәресләрегездә бирелеп тыңлап утырам. Сез ниндидер сихри көчкә иясез. Кайсыбер чакны кыңгырау шылтыраганны да ишетмим. Ә партадашым төртеп “Әйдә, кыңгырау шылтырады исә!” – дигән сүзләрне ишеткәч, бераз моңсуланып та куям. Иң шук малайлар да сезнең дәрестә тып-тын калалар. Юк, сез аларга “икеле” куям дип куркытмыйсыз, тавыш та күтәрмисез, бары тик җиренә җиткереп, эшегезне башкарасыз. Сезнең өчен “эшне башкарам” дигән сүзтезмә дә, гомумән, юк. Сез изге бурычыгызны теләп үтисез. Әйе, бурыч, чөнки сез укытучыга укып кына бу һөнәр иясе булмагансыз, сез шулай яратылгансыз. Димәк, Сез – үз эшегезнең остасы.
Бәйрәмнәргә әзерлек алып барганда, барысын да үзегез оештырасыз. Кирәк чакта биесез, кайвакыт җырлап та җибәрәсез. Төрле скетчлар уйлаган вакытта, сез, хәтта, кирәкле жест һәм мимикалар ярдәмендә геройларны уйнап та күрсәтәсез. Сез, – чын мәгънәсендә, артист та.
Олыларга хөрмәт! Октябрь ае күркәм бәйрәмнәргә бай. Аның беренче көне шуларның иң зурысы – Картлар көне белән башланып китә. Бу көнне Иске Богады мәктәбе укучылары ел саен ветеран укытучылар, мәктәптә үз көчен салган барлык эшчеләрне җыеп, матур концерт оештыра. Бу елны да мондый бәйрәмне, әлбәттә, булдырмый калмадылар. Ничә көн алдан барлык класслар да үзләренең җыр-биюләрен әзерләп, дулкынланып көтеп алдылар. Менә инде бу көн килеп тә җитте. Кыз-егетләребез, ветеран укытучыларны ишектән үк елмаеп каршы алып, бизәлгән класска озатып куйдылар. Бәйрәм концертын карарга дип хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз – Клара Гыйлметдин кызы, Зөхрә Әхмәт кызы, Рәсимә Әхтәм кызы, Лиза Галимҗан кызы, Ришат абый һәм Рәшит Сабирҗан улы, мәктәп хезмәткәрләреннән Габидә апа, Рәсимә апа, Лия апа һәм Наил абый килгәннәр иде. Барлык класслар да бик актив катнашып, үзләренең чыгышлары белән кунакларны таң калдырдылар. Аларга да килгән кунакларыбыз үзләренең киңәш- теләкләрен, рәхмәтен әйттеләр., Бәйрәмне чәй табыны дәвам итте. Күңелле бәйрәм уен-җырлар белән дә тулыландырылды. Гүзәл Хөсәинова, 11 сыйныф укучысы.
минемчә, бала белән әти-әни арасында тигезлек һәм гаделлек нәни чактан ук тәрбияләнергә тиеш. Менә шул чакта гына гайлә эчендә конфликтлар да булмый, бер-береңә хөрмәт, ярату хисләре, киресенчә, чәчәк ата. Мондый гайләләрдән гадел, инсафлы ил житәкчеләре, полиция хезмәткәр-ләре, эшкуарлар һәм башка эш һөнәрчеләре чыгалар дип уйлыйм. Гадел кеше бервакытта да, бернигә карамастан, кешене рәнжетми, жинаятьчебула алмый. Илдә никадәр гадел кешеләр күбрәк булса, анда гадел законнар һәм иң гадел тормыш булачак. Бу ил дә, аның халкы да шулчакта бай һәм тату булачактыр дип уйлыйм. Ахунжанова Ильнара: “Гадел кешедә, минемчә, бөтен яхшы сыйфатлар да бар: намуслылык, тугрылык, горурлык. Икенче сүз белән әйткәндә, бу кеше һәркемгә үрнәк булырга тиеш. Һәрберсе шундый үзенә үрнәк булырдай кеше эзли. Ул яраткан шагыйрь дә, күренекле йолдыз, укытучы, хәтта якындагы кешең дә. Ә менә мин бу яктан бик бәхетле кеше. Минем әнием дә, әтием дә әнә шундыйлардан. Әтием – түземле, тыныч, һәрбер эшен азакка тиклем эшли, бервакытта да кеше белән тавышка килми, безгә тиешле сүз табып, һәрнәрсәне дә аңлата белә, ә әнием – сабыр, тырыш, үз максатына һәрвакытта да ирешә белә торган кеше ул. Безгә барлык көчен салып, белемле итергә тырыша. Без дә аңа тиң булырга омтылабыз. Мин үземне дә гадел кеше булып үсәрмен дип ышанам, чөнки минем янымда таянычым әти-әнием бар, яраткан укытучыларым һәм мәктәбем бар. Мәктәбебез горурлыгы. Мәктәбебездә бик күп бала саны булмаса да, анда ижатка, спортка, укуга гашыйк укучылар бихисап. Алар турында мактап, горурланып, кызганычка каршы, язганыбыз да, сөйләгәнебез дә юк. Бу хатаны без төзәтеп, аларның берничәсе турында язып үтәргә булдык. Бүздәк районының Арыслан авылы – үзенең гүзәл табигате, шифалы чишмәләре белән генә дан тотмый, ә күренекле кешеләре белән дә билгеле авыл ул. Фәрит Габдерәхим, Суфия Гыйләҗева һәм Әлфия Котыева кебек оста шагыйрьләр, Радик Фаязов кебек республикабызга танылган табиб – нәкъ шушы Арыслан авылында туып-үскән кешеләр. Игелекле җирдә, шөкер, бүгенге көндә безнең нәни шагыйрәләребез туа тора. Шуларның берсе – Иске Богады мәктәбенең 9 сыйныф укучысы – Миннибаева Розалина. 2001 елның ямьле яз аенда гаиләдә көтеп алган кыз бала туа. Аңа Розалина дигән исем бирәләр. Кечкенә чактан ук белемгә омтылып, күп китаплар укыган Розалина беренче шигырен 8 яшендә язып карый. Әлбәттә, бу шигыре аның сөекле әнисе турында була. Әни-әтисенә укып күрсәткәч, ата-ана шундук төшенә: кызлары әдәби иҗатка гашыйк кеше. Розалина үзенең хис-тойгыларын рифмалаштырып, шигырьләрне күпләп яза башлый. Бүген дә аның чак кына буш вакыты булса, ул ручкасын тотып, тирән уйга бата, ниләрдер язып карый, үз фикерләрен кәгазьгә төшерә... Кызганычка каршы, быел аның яраткан эше белән шөгыльләнүгә вакыты аз кала: җаваплы имтиханнарга әзерләнергә кирәк. Ләкин шуңа да карамастан, илһам дигәнең яшь каләм тибрәтүчегә тынгы бирми: ул яза, үзенең кечкенә сеңелләренә дә акыллы киңәшләрен бирә, аларны да иҗат эшенә тарта. Розалина – 1 класстан ук бары тик “5” билгесенә генә укый. Ел саен төрле конкурс, олимпимадаларда катнашып, байтак кына грамота һәм дипломнар белән бүләкләнде. Шулай ук ул – яхшы спортсмен да. Физкультура буенча төрле спорт уеннарында, чаңгы ярышларында катнашып, бу кызыбыз медальләр алып безне һәм якыннарын шатландырды. “Талантлы кеше бар нәрсәдә дә талантлы була” – дип, халык юкка гына әйтми. Бу гыйбарәне Розалина үз мисалында дәлилләргә тырыша. Ул – максатчан укучы, акыллы сеңел һәм кыз, яхшы спортсмен булуы өстәвенә менә дигән биюче дә! Бүгенге көндә яшь иҗатчының хыял-максатлары зур: яхшы билгеләргә генә 11 сыйныфны тәмамлап, БДУның филология бүлегенә керергә ниятли ул. Розалинага киләчәктә дә уңышлар һәм барлык теләкләренең тормышка ашуын телибез!
Әйтерсең күктә аккошлар
Карлар өстебезгә куна Китмичә карап торчы.
Эй кар ява, кар ява, Энҗе ява, нур ява, Чәбәләнеп, тузынып, Тәүге бөртекләр булып.
Бер бөртеге түгәрәк, Бер бөртеге йолдыздай, Бер бөртеге күбәләк, Бер бөртеге гел бизәк. Кызларыбыз сынатмады.
кадәр биология фәненнән үткән олимпиадада 11 сыйныф укучысы Камаева Эльвира белән 9 класстан Акулова Гүзәл 2 урынны алып
Декабрьдә район администрациясеннән методик ярдәм белән кунаклар килеп төште. Җыелышта бик күп кенә бүгенге көндә Аларның төп максаты булып укучыларга һәм ата-аналарга психологик ярдәм итү иде. актуаль булган сораулар каралды. Кальметьева Ильмира Альфрет кызы укучыларга БДИ
Уку елы шәп башланды.
Узган ел нәтиҗәсе. Узган ел бик катлаулы вакыйгаларга бай булды. Шулар арасында мәктәптә узган бәйрәмнәр, район һәм республика күләмендә булган конкурс һәм олимпиадалар күңелдә иң шатлыклы истәлекләр генә калдырды. Аларның нәтиҗәләрен әйтеп китмичә булмас. Сентябрь аеннан ук төрле конкурслар булды.
Әйтергә кирәк мәктәп укучылары һәр конкурста теләп катнаша, һәм бервакытта да бу эшләр нәтиҗәсез калганы юк дип әйтергә кирәк. Бу – әлбәттә, куаныч... Мәктәптә шундый талантлы балалар, иҗади укучылар һәм үз предметын бик яхшы белгән укытучылар бар чакта, мәктәпнең киләчәге дә булыр дип ышанабыз. ![]() ![]() Конфликты в семейной жизни. Как это изменить? Редкий брак и взаимоотношения существуют без конфликтов и напряженности. Через это проходят все... ![]() Что будет с Землей, если ось ее сместится на 6666 км? Что будет с Землей? - задался я вопросом... ![]() Что делает отдел по эксплуатации и сопровождению ИС? Отвечает за сохранность данных (расписания копирования, копирование и пр.)... ![]() ЧТО ПРОИСХОДИТ ВО ВЗРОСЛОЙ ЖИЗНИ? Если вы все еще «неправильно» связаны с матерью, вы избегаете отделения и независимого взрослого существования... Не нашли то, что искали? Воспользуйтесь поиском гугл на сайте:
|